



“Торатау” конгресс-холлындагы Иҗтимагый матбугат үзәгендә сәясәт белгечләре үз фикерләре белән бүлешүен дәвам итә.
Үз фикерен җиткерергә БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты, «Справедливая Россия» социалистик сәяси партиясе фракциясе җитәкчесе Нагорный Владимир Александрович килде.
"Бу юлы сайлаулар бердәм һәм күңелле үтте дип уйлыйм. Сайлау участокларына гаиләләре белән килүчеләр аеруча шатландыра. Безнең партия турында әйткәндә, үткән сайлауларда Дәүләт Думасына үтмәгәч, бу юлы без стратегияне үзгәртергә булдык. Моның өстендә күп эшләр эшләдек, әле дә дәвам итәбез. Бу юлы исә,сайлауларда "үтәргә" дигән максат куйдык
Владимир Нагорный әйтүенчә, Уфадагы барлык сайлау участокларында безнең күзәтүчеләр булды. Башкортстанның башка кайбер шәһәрләрнең сайлау участокларында шулай ук «Справедливая Россия»нең күзәтүчеләре эшләде. Башкортстанда сайлау кампаниясе яхшы оештырылган, тәртип бозуларсыз узгды дип уйлыйбыз", - диде ул.