

Башкортстанда РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда Бразилия, Индонезия, Мадагаскар һәм Төркиядән, шулай ук дустанә булмаган Германиядән, күзәтүчеләр эшлиләр. Бу биш илдән делегацияләр республикага Русия парламентының түбән палатасына сайлаулар уздыруны күзәтү һәм илебездәге электораль процесс белән танышу өчен килделәр.
Халыкара күзәтүчеләр һәм экспертлар сайлау участокларына баралар, тавыш бирү барышын күзәтәләр, җәмәгатьчелек белән очрашалар.
-Чит илләрнең Русиядәге сайлауларга кызыксынуы халыкара аренада безнең сайлау процессының әһәмиятен ассызыклый һәм безнең сайлау системасының ачыклыгының мөһим индикаторы булып хезмәт итә, -дип билгелиләр ЦИКта.
Чит ил күзәтүчеләренең булуы Русиядә сайлауларның үтә күренмәлелек һәм легитимлык стандартларына туры килүен ачык күрсәтергә мөмкинлек бирә. Шулай ук ул төрле дәүләтләр экспертлары арасында һөнәри диалог һәм тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчык булып тора.
Софи Мадагаскардан Соамиадана Рацирака Африкада сайлаулар системасы әлегә камил түгел һәм Русиядән өйрәнер нәрсәләр барлыгын әйтте.
Бразилия армиясенең резервтагы полковнигы Марко Антонио де Фрейташ Кутиньонысайлауларның өч көн буе баруы һәм кәгазь бюллетеньнәр булуы кызыксындырган.
Гомумән алганда, Ххалыкара күзәтүчеләр белдергәнчә, Башкортстанда сайлаулар закон кысаларында һәм хокук бозуларсыз бара.
Фото: Динар Кәлимуллин