

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов сайлаулар барышы турындагы мәгълүмат бирде. Ике көн эчендә үз сайлаучыларның 54,6 проценты тавыш биргән. – Бүген тавыш бирүнең соңгы көне. Алдагы ике көн оешкан рәвештә үтте. Бүген 14.00 кадәр үз сайлау участкасына килә алмаган кешеләр шылтыратып, комиссия әгъзәләрен чакырта ала, - диде.Республикада 15800 күзәтүче эшли, аларның тугыз меңе сәяси партияләрдән, 370е кандидатлардан. Халыкара күзәтүчеләр дә эшли, алар Германия, Төркия, Бразилия, Индонезия һәм Мадагаскардан килгән.Башкортстанның үзәк сайлау комиссиясендә "кайнар линия" телефоны эшләвен дәвам итә. Номеры: 8 800 34 75 454.
Фото: Динар Калимуллин