

“Торатау” конгресс-холлындагы Иҗтимагый матбугат үзәгендә эш дәвам итә. Сәясәт белгечләре агымдагы сайлау кампаниясенә узган электораль цикллар белән чагыштырма анализ бирде, үз фикерләре белән бүлеште.
Сөйләшүдә сәясәт белгече Уфа Фән һәм технологияләр университеты укытучысы Арсен Шәяхмәтов; политолог, Башкортстан республикасы Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе мөгаллиме Игорь Юрьевич Зөбәйдуллин; Уфа Фән һәм технологияләр университеты профессоры Әлфия Рәшит кызы Кузнецова катнашты.
Сәясәтчеләр партияләрнең активлыгын, агитация стратегияләрендәге, программаларындагы һәм лозунгларындагы үзгәрешләрне, сәяси коммуникациянең яңа форматларын, шулай ук Русиянең төрле төбәкләрендәге кампанияләрнең үзенчәлекләрен чагыштырды.