Сайлау
20 Сентября , 05:03

"Рахмат"тан кемгә дә рәхәт!

Акция быел да сайлау участокларында эшли, кызыксыну уята.

"Рахмат"тан кемгә дә рәхәт!"Рахмат"тан кемгә дә рәхәт!
"Рахмат"тан кемгә дә рәхәт!

“Алга-Патриот” спорт-патриотик үзәк директоры Ринат Хәбиров тавыш бирү көннәрендә “Рахмат-2026" акциясе турында сөйләде. Акция быел да сайлау участокларында эшли, кызыксыну уята.

2024 елдагы акциядән аермалы буларак, бу юлы зур бүләкләр уйнатылмый. Әмма төрле кибетләрдә ташламалар каралган.

-Бизнеска ярдәм өчен рәхмәт әйтәсе килә, безнең өчен бу бик мөһим: 600дән артык хуҗалык субъектлары “Рәхмәт” акциясендә катнаша. Җаваплы эшкуарлар яши безнең республикада. “Байрам” челтәре беренчеләрдән булып кушылды. Барлык муниципалитетлар да кушылды. Бәлки авылларда кибетләр юктыр. Әмма анда да купоннар бирелә. Бу шәһәрләрдә, район үзәгендә яшәүче туганнарның хәлен белеп кайтырга, бер уңайдан “Рәхмәт”не кулланырга бер дигән мөмкинлек,- диде спикер.

Ташламалар төрле күләмдә:3 тән алып 50 процентка кадәр. Вакыты да төрлечә. Кемдер бүген ташлама бирүне төгәлли, кемдер ел ахырына кадәр дәвам итә. Шунысын исәпкә алырга кирәк: ташламалар кушылмый. Өч купон күрсәтсәң дә, бер әйбер өчен бер ташлама бирелә.

Өлкәннәргә купонның ничек эшләвен аңлатып бирәләр, нинди кибетләр катнашканын күрсәтәләр. Ә яшьләр үзләре дә бик яхшы карый белә. Әйткәндәй, алар күбрәк яшьтәшләре белән төркем-төркем киләләр. Хәтта флеш-моб форматында.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас