

Республика Башлыгы шулай ук 18-20 сентябрьдә узучы Уфа шәһәр Советы депутатларын сайлавында да үз тавышын бирде.
Әйтергә кирәк, Радий Фәрит улы журналистлар белән аралашканда, халыкның гражданлык позициясен һәм сайлау кампаниясен уздыру шартларын югары бәяләде.
— Килеп туган кыенлыкларга карамастан, халкыбыз берләште. Республика югары электораль мәдәнияткә ия. Бездә чыннан да мисаллар бар, бигрәк тә авылларда, анда яшәүчеләрнең 100 проценты беренче көнне үк тавыш биргән. Гомумән алганда, килүчеләр саны шактый яхшы, ил буенча уртачадан югарырак, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. — Мин барлык сәяси партияләргә дә бик рәхмәтле. Кайчагында аларның карашлары төрле, әмма аларның вәкилләренең бер-берсенә, партия программаларына хөрмәт белән каравы мөһим. Һәм сайлау алды кампаниясе бик уңышлы үтте.
Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операция җәмгыятьне берләштерде.
— Илебез бер, язмышыбыз бер икәнен барысы да аңлый. Һәм безнең бу чорда бергә ничек яшәвебезгә балаларыбызның һәм илебезнең киләчәге бәйле. Бу җаваплылыкны барысы да аңлый, — диде Радий Хәбиров.
Фото: БР Башлыгының рәсми порталы.