Сайлау
20 Сентября , 16:30

Киләчәк - яшьләр кулында!

Киләчәк - яшьләр кулында!Киләчәк - яшьләр кулында!
Киләчәк - яшьләр кулында!

Уфаның “Торатау” Конгресс-холлындагы Иҗтимагый матбугат үзәгендә сәясәт белгечләре үз фикерләре белән бүлешүен дәвам итә.

Журналистлар алдында Уфа шәһәр Советына депутатлыкка кандидат, «Яңа кешеләр» төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Дәүләтшин чыгыш ясады.

"Сайлаулар өч көн дәвамында яхшы атмосферада үтте. Бу юлы халыкка без ныграк таныш, сайлаучылар арасында да яңа кешеләр дә артты. Без Дәүләт Думасына 2021 елда килдек, ул вакытта партиядә нибары13 кеше иде, хәзер – иллегә якын. Бу дәвер эчендә безнең нинди сәясәт алып баруыбызны, максатларны халык белде, ышанычлары арта бара. Безне сайлаучылар – ул киләчәкне сайлаучылар. Ә киләчәк – яшьләр кулында, дибез. Болар күпчелеге эшкуарлар, студентлар, кыскасы – илебездә киләчәккә планнар, максатлар куеп яши торган актив кешеләр. Безнең партия белән яшьләрнең кызыксынуы шатландыра. Яшьләр өчен бездә отышлы яңа программалар күп.

Шулай да, игътибарны яшьләргә генә юнәлтмибез. Үзебезнең илдә яшәргә теләгән һәркем өчен мөмкинлекләр бар һәм без моны булдыру өчен эшлибез!

Бүгенге көндә махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм итү – төп максатларыбызның берсе. Моның өчен волонтер штабын булдырдык. Безнең ил көчле һәм бердәм булырга тиеш!"  

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас