Сайлау
20 Сентября , 12:22

Игорь Комаров Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирүдә катнашты

Бүген Түбән Новгородта Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Русия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Игорь Комаров Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирүдә катнаштыИгорь Комаров Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирүдә катнашты
Игорь Комаров Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирүдә катнашты

Тавыш бирүдән соң вәкаләтле вәкил Идел буе федераль округында сайлау кампаниясенең барышын бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта сайлаулар оешкан төстә, барлык кирәкле процедураларны үтәп уза:

«Хокук саклау органнары куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен зур эш башкарды. Хокук бозулар турында мөрәҗәгатьләр саны дүрт тапкырга кимегән, ә округта сайлаучылар участокларга килүе 2021 елга караганда 10 процентка күбрәк. Бу яхшы күрсәткеч. Ышанам ки, сайлаулар лаеклы тәмамланачак, сайлау Русия Федерациясе законнары нигезендә бара. Ә аның нәтиҗәсе легитим һәм гадел булачак», — дип белдерде Комаров. 

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Думасына депутатлар сайлау белән бер үк вакытта Идел буе федераль округының өч регионында — Мордовия Республикасында, Пенза һәм Ульяновск өлкәләрендә Русия Федерациясе субъектларының иң югары вазыйфаи затларын сайлаулар уза.

Шулай ук округның җиде төбәгендә парламент органнары депутатлары сайлана, тагын дүрт административ үзәктә — муниципаль берәмлек органнары депутатлары.

Идел буе федераль округында барлыгы 600гә якын сайлау кампаниясе уздырыла. Аларның нәтиҗәләре буенча 4,8 мең мандат бүленәчәк. Округта 20 меңгә якын сайлау участогы эшли.

Игорь Комаров Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирүдә катнашты
Игорь Комаров Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирүдә катнашты
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас