Тавыш бирүнең икенче көне тәмамланып килә. Сайлаучыларның активлыгына инде берникадәр бәя биреп була.
Бу уңайдан “Торатау” конгресс-холлындагы Иҗтимагый матбугат үзәгендә сәясәт белгечләре үз фикерләре белән бүлеште. Сөйләшүдә сәясәт белгече, Уфа Фән һәм технологияләр университеты преподавателе Арсен Шәяхмәтов, филология фәннәре кандидаты, Башкортстанның стратегик тикшеренүләр институты өлкән фәнни хезмәткәре, Иҗтимагый палата әгъзасы Александр Кабыскан һәм “Белем” Русия җәмгыяте лекторы, социология фәннәре кандидаты Антон Лукаш катнашты.
– Сездә халык сайлауга актив йөри. Сезнең күпмилләтле республикада кешеләрнең бердәмлеге чагыла, – диде Антон Лукаш
Быелгы сайлауларда яшьләрнең дә активлыгы сизелә.
– Яшьләрнең активлыгының сәбәпләренең берсе шунда – мәгълүмат киңлеге коткылардан тазартылды. Ә яшьләр алар – ихлас. Һәм мәгълүматның дөрес булуы бик мөһим, – дип исәпли спикер.
– Шимбә – уртача көн дияр идем, – диде Арсен Шәяхмәтов. – Гадәттә, сайлаучыларның күбесе җомга яки якшәмбе тавыш бирә.
Аның әйтүенчә, ил буенча алганда, милли республикалар һәрвакыт сайлауга активрак йөри, шулай ук авыл халкы гражданлык бурычын үтәүгә җаваплы карый. Яшьләр инде күбесенчә соңгы вакытта тавыш бирә.
Александр Кабыскан да тавыш бирү күрсәткече төрле көннәрдә төрлечә дип ассызыклады.
– Әмма шимбә көнне сайлаучылар да аз түгел, – диде ул.
Өч көн буена тавыш бирү үзен аклый дигән фикердә сәясәтче.