

Тавыш бирү көннәрендә участок сайлау комиссияләрендә күзәтүче-блогерлар да эшли.
Алар сайлау участокларындагы иң кызыклы моментларны күреп ала, фотога төшерә һәм зур булмаган текстлар яза, социаль челтәрләрдәге үз аудиториясенә җиткерә.
Шуларның берсе – Салават районының 2807нче участок сайлау комиссиясендә эшләүче Мәҗитова Радмила Игорь кызы
– Мин күзәтүче буларак сайлауларда өченче тапкыр катнашам. Әлегә сайлаучыларның 60 процентка якыны тавыш бирде, – диде ул.
Радмила Игорь кызы, район мәдәният йорты директоры урынбасары буларак, социаль челтәрләрдә үзләренең эшләрен күрсәтеп бара. Ә бу көннәрдә инде ул сайлау участокларындагы хәлләр белән таныштыра.
Хәкимова Зөһрә Айдар кызы – Ишембайның 2135нче участок сайлау комиссиясендә күзәтүче-блогер.
Ул үзе мәктәптә эшли, директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе.
– Сайлау участогында эшлекле, җылы мохит. Халыкның 40 проценттан артыгы тавыш бирде, – диде ул.