Сайлау
19 Сентября , 07:57

Сайлауларда Башкортстан Башлыгының йөз яшьлек авылдашы катнашты

Ишембай районының Сайран авылында Мәрьям Баймөхәммәт кызы Исянова тавыш бирде. Быел аңа 100! яшь тулды.

Сайлауларда Башкортстан Башлыгының йөз яшьлек авылдашы катнаштыСайлауларда Башкортстан Башлыгының йөз яшьлек авылдашы катнашты
Сайлауларда Башкортстан Башлыгының йөз яшьлек авылдашы катнашты

Бер гасырлык тормыш юлы үткән Мәрьям Баймөхәммәт кызы – педагогика ветераны, ул мәктәптә Башкортстан Башлыгының әти-әнисе белән бергә эшләгән. Радий Хәбиров тумышы белән нәкъ менә Сайран авылыннан.

Олы яшьтә булуына карамастан, Мәрьям Исянова илдә һәм дөньяда барган вакыйгалар белән кызыксына. РФ Дәүләт Думасына сайлаулар булачагын белгәч, йөзьяшәр якыннарын алдан ук үзенең һичшиксез тавыш бирергә тиешлеге турында кисәткән. Һәм аның өенә участок сайлау комиссиясенең мобиль төркеме кунакка килде – укучыларны укытуга 33 ел биргән ветеран-укытучы үзенең тавышын биргән.

— Мин Бөек Ватан сугышын, сугыштан соңгы авыр вакытларны, болганчык 1990нчы елларны күрдем. Русиябез һәрвакыт көчле булды, беркайчан да һәм бернинди шартларда да дошман алдында баш имәде. Мин хәтта бу яшьтә дә якты киләчәк өчен үз өлешемне кертә алуыма шатмын, — дип фикерләре белән уртаклашты ул. 

«Восход» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде. 

Айсылу ВАХИТОВА фотосы. 

Сайлауларда Башкортстан Башлыгының йөз яшьлек авылдашы катнашты
Сайлауларда Башкортстан Башлыгының йөз яшьлек авылдашы катнашты
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас