Сайлау
19 Сентября , 14:11

Марста да, Уранда да тавыш бирәләр

Аларның берсендә авыллары белән сайлауга барганнар. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Галия Сәйфуллина.Галия Сәйфуллина.
Фото:Галия Сәйфуллина.

Сайлауда авыллары белән тавыш биргән урыннар бар.

Башкортстанның Авыргазы районы Марс авылында яшәүчеләр дә – нәкъ шундыйлардан.

Алар күп түгел – барлыгы 25 сайлаучы. Биредә 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр яши. Алар өчен һәр сайлау – гармун һәм җырлар белән үрелеп барган бәйрәм.

Авылда сайлау участогы юк. Шуңа алар тавыш бирү участогына автобус белән бара.

Ә Бүздәкнең Уран авылында яшәүчеләргә каядыр еракка барырга кирәкми. Сайлау участогы – авыл клубында. Биредә барлыгы 457 сайлаучы яши, әмма аларның 30ы сайлау участогына килә алмый һәм тавыш бирү тартмасын өйгә алып килүне сораганнар.

“Уран халкының күпчелеге – өлкән буын кешеләре, әмма яшь гаиләләр дә аз түгел. Барлык йортлар һәм урамнар каралган. Ике ел элек авыл халкының, шулай ук бу авылдан чыккан кешеләрнең инициативасы һәм юмартлыгы ярдәмендә бик матур мәчет төзегәннәр”, – дип яза “Бүздәк яңалыклары” гәзите.

#ВыбираемВместе #ЕДГ2026 #АлгаВсейСемьей2026 #БашкортостанВыбирай2026 #ГолосМедиаСообществ2026

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас