

«Бердәм коллектив белән сайлауларга!
Бүгенге иртәне без мөһим әйбердән башладык — эш көне башланганчы хакимиятенең бердәм командасы белән сайлау участокларында булдык һәм тавыш бирдек.
Безнең һәрберебез өчен бу гражданлык бурычы гына түгел, ә безнең уртак киләчәгебез өчен шәхси җаваплылык. Без бер җайга салынган механизм кебек эшлибез: бергәләп эшлибез, районны үстерәбез һәм ил өчен төп сайлауга да бергә барабыз», — дип язган социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсендә Чакмагыш районы башлыгы Реканс Ямалиев.
Шулай ук муниципалитет җитәкчесе район халкының мөһим вакыйгада да актив булуын искәртеп узган.
«Оешма-предприятиеләр коллективлары да бердәмлек күрсәттеләр. Безне уртак максат берләштерә — көчле, тотрыклы һәм чәчәк атучы ил киләчәге өчен үз тавышыбызны бирү», — дигән Реканс Фәнил улы.
Чакмагыш районында төгәл 8:00 сәгатьтә барлык 43 сайлау участогы ачылды. Алар 20:00 гә кадәр эшли. Тавыш бирү 18, 19, 20 сентябрьдә уза.