Сайлау
18 Сентября , 05:49

Башкортстанда сәгать 10га барысы да тавыш биргән

Менә кайда бердәмлек!

https://vk.ru/club165290375https://vk.ru/club165290375
Фото:https://vk.ru/club165290375

Аскын районының Башкортстан авылы халкы сайлауның беренче көнендә үк бердәм тавыш бирделәр.

Алар иртәнге сәгать сигездә Иске Казанчы авылындагы сайлау участогында иделәр инде. Һәм барысы да үз гражданлык бурычын үтәп, 100 процентлык “явка” күрсәттеләр.

Бу авылда сайлау көнен бәйрәмгә әверелдерү традициясе әле һаман яшәп килә. Алай гына да түгел, алар авыл урамыннан гармунга кушылып, җырлар җырлап узалар. Иртән үк тирә-якка яхшы кәеф өләшәләр.

Бүгенге көндә биредә нибары тугыз йортта 21 кеше яши. Якташлары аларның бердәмлегенә һәм ватанпәрвәрлегенә соклана. Биредә һәр йортта мал тоталар, кош-корт асрыйлар. Көзен каз өмәләре үткәрәләр. Шулай ук авыл үзенең умартачылары белән дә дан тота.

Башкортстан халкы төзекләндерү чараларында, өмәләрдә бик теләп катнаша, үз авылларын матур тота. Биредә мәдәни, спорт һәм дини бәйрәмнәрне оештыралар, тирә-як авыллардан кунаклар җыялар. Яшь буын өлкән яшьтәгеләргә ярдәм итә һәм аларны хөрмәтли.

Әйткәндәй, алар “Аек авыл-2025” бәйгесенең муниципаль этабында беренче урынны алган иде.

https://vk.ru/club165290375
Фото:https://vk.ru/club165290375
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас