Сайлау
10 Сентября , 08:23

Сайлауларда блогер-күзәтүчеләр булачак

Аларны укыту тәмамланды. 

amur.er.ruamur.er.ru
Фото:amur.er.ru

Башкортстанда 18-19-20 сентябрендә узачак сайлауларга 13 меңнән артык иҗтимагый күзәтүче әзерләнгән.

Алар – төрле һөнәр вәкилләре. Күбесе – укытучылар, табиблар һәм пенсионерлар. Алар алдында торган төп бурыч – тавыш бирү барышының үтә күренмәлелеген, ачыклыгын һәм гади үтүен тәэмин итү.

Дәүләт Думасына сайлауларга 13 меңгә якын күзәтүче көндезге белем бирү программасы буенча укытылды, шулай ук күзәтүче-блогерларны онлайн укыту да тәмамланды.

“Без тәҗрибәле кешеләрнең генә түгел, яшьләрнең дә иҗтимагый күзәтү институты белән кызыксынуын күрәбез. Безнең бурыч – таныклык тапшыру гына түгел, ә хокукый нормалар турында төгәл мәгълүмат бирү”, – ди Башкортстанда Сайлау кампаниясе барышын һәм тавыш бирүне күзәтү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе, республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе Энҗе Әхмәдуллина.

Федераль эксперт Александр Брод иҗтимагый күзәтүчеләргә югары таләпләр куюлуын билгеләгән иде бер чыгышында.

“Безнең өчен иң мөһиме – алар сайлау участогыннан, тавыш бирү урыннарыннан актив хәбәр итсеннәр, фотолар, видеоматериаллар җибәрсеннәр, килеп туган проблемаларга оператив рәвештә җавап бирә алсыннар”, – диде “Бәйсез иҗтимагый мониторинг” ассоциациясе рәисе.

***

Башкортстанда күзәтүчеләр Башкортстан Башлыгы грантларына “Иҗтимагый күзәтүчеләр мәктәбе” социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында укытыла. Бу эш Башкортстан Башлыгы грантлары фонды һәм республиканың Иҗтимагый палатасы ярдәмендә оештырыла. Оештыручысы – “Авангард” коммерциягә карамаган автоном оешма.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров болай диде: “Бездә ныклы гражданлык җәмгыяте барлыкка килде. Коммерцияле булмаган оешмалар кешеләргә төрле юнәлешләрдә реаль ярдәм күрсәтә. Ә безнең бурыч – аларга игелекле һәм мөһим башлангычларны тормышка ашыруда ярдәм итү”.

“Башкортстан Республикасы Башлыгы Грантлары фонды” 2019 елда Радий Хәбиров Указы белән булдырылды. Аның максаты – социаль әһәмиятле проектларга һәм башлангычларга ярдәм итү. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас