

4 сентябрьдә Башкортстанда Сайлау кампаниясе барышын һәм тавыш бирүне күзәтү буенча иҗтимагый штабның чираттагы утырышы узды.
Штаб җитәкчесе, республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе Энҗе Әхмәдуллина әйтүенчә, штаб әгъзалары 9 сентябрьдән 17сеенә кадәр тавыш бирү биналары буенча йөреп чыгачак.
Мониторинг барышында биналарның торышына, тавыш бирүне оештыру өчен кирәкле шартларның булуына, барлык категория сайлаучылар, шул исәптән аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен уңайлыкларга, тирә-юньдәге территорияләрнең төзеклегенә игътибар итәчәкләр. Шулай ук биналарның штаттан тыш һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу очракларына әзерлеге бәяләнәчәк.
Штаб җитәкчесе сайлаулар үткәргәндә иҗтимагый күзәтү буенча “Алтын стандарт” турында бәян итте.
Исегезгә төшерәбез: иҗтимагый күзәтүнең “Алтын стандарты” – ул, асылда, күзәтүчеләргә сайлауларда барысының да закон буенча баруын тикшерергә ярдәм итә торган төгәл чек-бит (тикшерү исемлеге). Аның ярдәмендә бинаны һәм документларны әзерләүдән алып тавышларны санауга һәм йомгак ясауга кадәр бөтен процессны тикшерәләр. Мондый стандарт күзәтүчеләргә мөһим детальләрне күздән ычкындырмаска ярдәм итә. Әгәр ниндидер пункт үтәлмәсә, җитешсезлекне шунда ук төзәтергә күрсәтмә биреләчәк.
Энҗе Әхмәдуллина сүзләренчә, “Алтын стандарт” төбәкләрдәге экспертларның фикерен исәпкә алып эшләп бетерелде һәм быел 31 августта тәкъдим ителде. Документ төп тавыш бирү көнен (20 сентябрь) бәяләү өчен –77 һәм 18-19 сентябрь көннәре өчен 62 пунктны үз эченә ала. “Алтын стандарт”та видеокүзәтү, участокларда агитация материаллары булмауны контрольдә тоту, тавышларны кабат санау ихтималлыгын һәм шикаятьләрне карау мәсьәләләрен төгәлләштерә.