Сайлау
9 Сентября , 09:42

Читтәгеләр сайлый башлады

Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда Русиядән читтә вакытыннан алда тавыш бирү башланды.

https://vk.ru/cikrussiahttps://vk.ru/cikrussia
Фото:https://vk.ru/cikrussia

Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда Русиядән читтә вакытыннан алда тавыш бирү башланды.

Законга ярашлы, чит илдә булдырылган участокларда вакытыннан алда тавыш бирү төп сайлауларга кадәр 15 көннән дә иртәрәк башланмый. Шуннан чыгып, быел чит илләрдә вакытыннан алда тавыш бирү 4 сентябрьдә старт алды.

Вакытыннан алда тавыш бирү 45 илдә аерым төркемнәр өчен карала. Сүз монда, барыннан да элек, сайлау участокларыннан шактый еракта яки транспорт барып җитүе кыен булган урыннарда урнашкан русиялеләр турында бара. Вакытыннан алда тавыш бирү географиясенә ерактагы торак пунктлар, утраулар һәм сәнәгать объектлары керә. Мәсәлән, Иракта ул “Бадра” һәм “Көнбатыш Курна-2” нефть ятмаларында, Һиндстанда – Куданкулам атом электр станциясендә, ә Үзбәкстанда Джизак өлкәсендә интеграцияләнгән АЭС төзелеш мәйданчыгында узачак. Тавыш бирүне шулай ук Венесуэланың Маргарита утравындагы Порламарда, Таиландның Самуи утравында һәм Комор утраулары союзындагы Моронида оештыралар.

Русия сайлаучыларының аерым төркемнәре беренчеләрдән булып Абхазиядә, Австралия, Алжир, Белоруссия, Һиндстан, Казахстан, Мексика, Таҗикстан һәм Төркиядә тавыш бирә алды.

Сайлаучыларның аерым төркемнәренең вакытыннан алда тавыш бирүен 72 участок комиссиясе оештыра, ди Русия Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Павел Андреев. Комиссия әгъзалары күчерелмә әрҗә белән сайлаучылар янына баралар. Кайсыбер очракларда аларга йөзләрчә һәм хәтта меңнәрчә чакрымнар үтәргә туры килә. Мәсәлән, Андреев әйтүенчә, Төркиянең Анкарасыннан тавыш бирү урыннарына кадәр ара 600 километрга җитә яза. Таиландта Бангкоктан Самуи утравына кадәр – 750 километр, ә Мексикада Мехикодан Канкунга кадәр 1,6 мең километрдан күбрәк ара үтәргә кирәк.

Моннан тыш, Үзәк сайлау комиссиясе 6 илдә – Бахрейн, Израиль, Ирак, Йәмән, Кытай һәм Кувейтта – урнашкан 14 сайлау участогында вакытыннан алда тавыш бирергә рөхсәт итте. Аларда Русия сайлаучыларының барсы да катнаша ала. Израильдә ул 17 сентябрьдә Иерусалим, Тель-Авив һәм Хайфада, 18 сентябрьдә – Бахрейн һәм Кувейтта, 19 сентябрьдә Иракта, Йәмәндә һәм Кытайның җиде шәһәрендә узачак.

Бу илләрдә тавыш бирүне алдан уздыруның төп сәбәбе шунда – күбесендә 20 сентябрь эш көне булып санала, ә Израильдә ул шулай ук Йом-Кипур дини бәйрәменә туры килә.

Русия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматы буенча, Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирү өчен 152 чит илдә 319 участок ачылачак.

Русиянең чит илләрдә яшәүче сайлаучылары саны – 1 миллион 816 меңнән артык. Байконур шәһәрендә – 11,5 меңнән артык.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас