

Быел, мәгълүм булуынча, илнең Дәүләт Думасына IX чакырылыш депутатларын сайлаячакбыз. Башкортстанда Дәүләт Җыелышы – Корылтайга өстәмә сайлаулар узачак, шулай ук Уфа шәһәр советы һәм кайсыбер авыл советларына депутатлар сайланачак.
Бердәм тавыш бирү көне 20 сентябрьдә узачак. Шулай ук алдан 18 һәм 19 сентябрьдә үк тавыш бирергә мөмкин булачак. Бу хакта матбугат конференциясендә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов һәм аның урынбасары Марат Гадилов сөйләде.
Әле республикада сайлауларга ныклы әзерлек бара: барлыгы 69 территориаль һәм 3249 участок сайлау комиссиясе төзелгән, вакытлы участоклар саны 40ка якын булачак. Агитация кампаниясе 22 августта башлана һәм 18 сентябрь башланганда тәмамлана. Тынлык көннәре каралмаган.
Билгеле булуынча, бүген агитация кампаниясендә күпләр нейрочелтәрләр белән эш итә. Бу уңайдан Азат Галимханов аңлатуынча, суд практикасы нейрочелтәрләрне куллану кагыйдәләрен булдырган. Аларга ярышлы, кандидатларның реклама кампаниясендә тулысынча уйлап чыгарылган персонажларны һәм үлгән кешеләрнең “җанландырылган” сурәтләрен куллану рөхсәт ителми. Кандидаттан тыш башка затларның сурәте аларның язма ризалыгы белән генә кулланылырга мөмкин.
Әйткәндәй, әле республика сайлаучылары исемлегендә – 2 964 457 кеше. Һәм аларның күбесе үз гражданлык бурычын үтәр дигән ышанычын белдерде чыгыш ясаучылар.