Сайлау
3 Июня , 09:50

Сайланырга әзерләнәләр

“Бердәм Русия” партиясе праймериз нәтиҗәләрен игълан итте.

https://bashkortostan.er.ruhttps://bashkortostan.er.ru
Фото:https://bashkortostan.er.ru

Быел 20 сентябрьдә – Бердәм тавыш бирү көнендә – төрле дәрәҗәдәге сайлаулар узачак. Илнең Дәүләт Думасына IX чакырылыш депутатлары, 39 субъектта урындагы парламентларга депутатлар һәм 10ысында төбәк башлыклары сайланачак.

Башкортстанда бу көнне муниципалитетларда 24 сайлау кампаниясе узачак. Аларда авыл, район һәм шәһәр советларына 81 депутат сайланачак, диләр республиканың Үзәк сайлау комиссиясендә.

Иң күп депутат Уфа шәһәр Советына сайлана: 36 кеше мандат алачак. Авыргазы һәм Белорет районнарында 10шар депутат сайлана. Башка шәһәр һәм районнарда өстәмә сайлаулар узачак, аларда 1-3 мандатның язмышы хәл ителәчәк.  

Әле сәяси партияләр алда көтелгән мөһим вакыйгага әзерләнә. Мәсәлән, “Бердәм Русия” партиясе праймериз, ягъни беренчел тавыш бирү уздырды. Республикада алдан тавыш бирүнең нәтиҗәләре турында 2 июньдә партиянең төбәк оештыру комитеты утырышында әйтелде.

Тавыш бирү электрон рәвештә узды. Анда республика сайлаучыларының 10,9 проценты катнашкан, бу 320 меңнән артык кеше дигән сүз. Бер мандатка уртача 10 кеше туры килгән. Болар хакында “Бердәм Русия”нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Александр Мельников сөйләде.

“Тавыш бирү һәм тавышларны санау блокчейн системасын кулланып үткәрелде”, – диде ул. Аның әйтүенчә, җиңүчеләр арасында Русия Герое Денис Чернавин, шулай ук Дәүләт Думасының гамәлдәге депутатлары да бар.

Федераль сайлау округы буенча электрон тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кандидатлар рейтингы түбәндәгечә: Эльвира Аеткулова, Ирина Панькина, Наталья Орлова, Ризван Корбанов, Рима Баталова, Денис Чернавин, Владимир Сенин, Илья Миронов, Гөлнур Кулсарина, Юлай Кидрасов, Илдар Бикбаев, Александр Мельников, Шамил Вәлиев, Тимур Гыйльмияров.

Бер мандатлы сайлау округлары буенча: 3нче санлы Уфа округыннан – Денис Чернавин, 4нче санлы Благовещенск округыннан – Юлай Кидрасов, 5нче санлы Белорет округыннан – Эльвира Аеткулова, 6нчы санлы Нефтекама округыннан – Тимур Гыйльмияров, 7нче санлы Салават округыннан – Зариф Байгускаров, 8нче санлы Стәрлетамак округынанн – Гөлнур Кулсарина.

Исегезгә төшерәбез, “Бердәм Русия”нең беренчел тавыш бирүе – алга таба төрле дәрәҗәдәге сайлауларга тәкъдим итү өчен кандидатлар сайлау процедурасы. Ул сайлаучыларның фикерен исәпкә алырга, булачак депутатларның легитимлыгын күтәрергә һәм кандидатларның конкурентлыкка сәләтле исемлеген төзергә мөмкинлек бирә. Кандидатлар исемлеге партиянең 28 июньдә узачак съездында расланачак.

“Бердәм Русия” кандидатларны праймериз аша сайлап алса, калган партияләр исемлекләрне үз съездларында билгели. Берәүләр инде төп чараларны уздырды, икенчеләре моны эшләргә әзерләнә генә.

Шуны да әйтергә кирәк: ЛДПР партиясе рәисе Леонид Слуцкий май ахырында Уфада булып, Владимир Жириновский исемендәге урамны ачуда катнашты. Ул  уртак проектларны гамәлгә ашырганнары өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас