

Мәгълүм булуынча, 2026 елның сентябрендә Русия Дәүләт Думасына, шулай ук Уфа шәһәр советына һәм авыл биләмәләре советларына депутатлар сайланачак.
Атна башында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет әгъзасы, “Бәйсез иҗтимагый мониторинг” ассоциациясе рәисе Александр Брод белән очрашты.
“Сайлаулар конкурентлы булачак, һәм без барлык сәяси партияләрнең җитди активлыгын күрәбез”, – диде төбәк җитәкчесе.
Александр Брод тавыш бирү барышына бәйсез күзәтүне оештыру кирәклегенә басым ясады. Ул шулай ук сайлау кампанияләренең үтәкүренмәлелеге, легитимлыгы өчен шартлар тудыру мөһимлегенә игътибарны юнәлтте.
“Башкортстан май башында илдә беренчеләрдән булып сентябрьдә сайлау участокларына чыгачак бәйсез җәмәгать күзәтүчеләрен әзерли башлады. Электораль экспертларның төбәк пулын көчәйтү буенча эш алып барыла. Мондый экспертлар саны – ил буенча 900дән артык. Ай азагында Мәскәүдә зур семинар уздырырга ниятлибез”, – диде Александр Брод һәм аңа Башкортстан вәкилләре чакырулы булын да әйтте.
Хокук белгече Уфада шулай ук республиканың Үзәк сайлау комиссиясе, Иҗтимагый палата җитәкчелеге, Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары, электораль экспертлар һәм хокук саклау институтлары вәкилләре белән дә очрашты. Ул төбәкнең сайлау марафонына әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләде.