Барлык яңалыклар
Сайлау
15 сентябрь 2025, 13:21

Урындагы үзидарә депутатлары өчен сайлаучыларның 45,6 проценты тавыш биргән

239 депутат мандаты алыштырыла.

https://vk.com/op.bashkortostan
https://vk.com/op.bashkortostan

14 сентябрьдә – бердәм тавыш бирү көнендә – Башкортстанда урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатларны төп һәм өстәмә сайлаулар узды.

– Якынча нәтиҗәләрдән күренүенчә, Башкортстан буенча сайлаучыларның 45,6 проценты урындагы үзидарә депутатлары өчен тавыш биргән. Барлык дәрәҗәдәге сайлауларда депутат мандатлары түбәндәгечә бүленде: “Бердәм Русия” – 198 мандат, “Гадел Русия – Хакыйкать өчен” – 10 мандат, ЛДПР – 7 мандат, КПРФ – 6 мандат, “Яңа кешеләр” –  2 мандат, “Гражданнар платформасы” – 1 мандат, үзен үзе тәкъдим итүчеләр – 15 мандат. Махсус хәрби операциянең 13 катнашучысы да үз округларында сайлауларда җиңү яулады. Шулай итеп, сайлаучыларның тавыш бирү нәтиҗәсендә 239 депутат мандатының барысы да алыштырылды, – дип хәбәр итте Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов.

Аның әйтүенчә, төп сайлаулар Белорет һәм Бөре шәһәрләрендә, шулай ук Йоматау авыл советында узды. Республикада барлыгы 150 сайлау кампаниясе узып, 239 депутат мандаты алмаштырылды.

Исегезгә төшерәбез: сайлауларда 652 кандидат теркәлгән иде, аларның 13е – махсус хәрби операция катнашучысы. Сайлауларны оештыруда һәм уздыруда 48 территориаль һәм 256 участок комиссиясе эшләде.

3 сентябрьдән 13енә кадәр вакытыннан алда тавыш бирү үткәрелде, шул вакытта сайлаучыларның 1,26 проценты үз гражданлык бурычларын үтәгән.

Сайлаулар барышын кандидатлардан, партияләрдән һәм Башкортстанның Иҗтимагый палатасыннан күзәтүчеләр контрольдә тотты. Сайлау участокларында барлыгы 794 күзәтүче эшләгән: аларның 41е – кандидатлардан, 255е – партияләрдән, 498е – Иҗтимагый палатадан. Тавыш бирү биналарында тәртип бозулар теркәлмәгән.

– Сайлау кампаниясе башланганнан алып бердәм тавыш бирү көненә кадәр комиссиягә 10 мөрәҗәгать килде. Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, 3 мөрәҗәгать булды, хокук бозулар ачыкланмады, мөрәҗәгать итүчеләргә җаваплар бирелде. Гомумән алганда, сайлаулар тыныч шартларда узды, – дип нәтиҗә ясады Азат Галимханов.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас