Барлык яңалыклар
Сайлау
14 сентябрь 2025, 21:31

Тавыш бирү тәмам

Сайлау участоклары 21.00 сәгатьтә ябылды.

https://vk.com/op.bashkortostan
https://vk.com/op.bashkortostan

Бүген Башкортстанда урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатларны төп һәм өстәмә сайлаулар узды. Республикада сайлау участоклары 7.00 сәгатьтә эшли башлаган иде,  21.00 сәгатьтә ябылдылар.

Исегезгә төшерәбез: төп сайлаулар Белорет һәм Бөре шәһәрләрендә (шәһәр җирлекләре советлары депутатлары сайланды, барлыгы 40 мандат), шулай ук Йоматауда (Уфа районының Йоматау авыл советы җирлеге советының җиденче чакырылыш депутатлары сайланды, 10 мандат) узды.

Моннан тыш, шәһәр округлары, муниципаль районнар, шәһәр-авыл җирлекләре советлары депутатларын өстәмә сайлаулар булды. Барлыгы 150 кампания барышында 239 депутат мандатын алмаштыру күзалланды.

Сайлауларда 652 кандидат теркәлгән иде, аларның 13е – махсус хәрби операция катнашучысы. Теркәлгән кандидатлар “Бердәм Русия”, КПРФ, ЛДПР, Гадел Русия – Хакыйкать өчен, “Яңа кешеләр”, “Гражданнар платформасы”, “Яблоко” сәяси партияләренең һәм “Опора России” иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәләре тарафыннан тәкъдим ителде. 34 кандидат үзен үзе тәкъдим итте.  

Төбәк сайлау комиссиясе мәгълүматы буенча, сайлауларны оештыруда һәм уздыруда 48 территориаль сайлау комиссиясе, 256 участок комиссиясе эшләде.  

Хәзер инде тавыш бирү йомгакларын билгеләү процедурасы бара.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас