Барлык яңалыклар
Сайлау
14 сентябрь 2025, 10:58

Сайлауларны күзәтәләр

Сайлау буенча соравың булса, кемгә мөрәҗәгать итәргә?

http://www.bashkortostan.izbirkom.ru
http://www.bashkortostan.izbirkom.ru

14 сентябрь – бердәм тавыш бирү көне. Бүген Башкортстан территориясендә урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатларны төп һәм өстәмә сайлаулар уза. Республикада сайлау участоклары 7.00 сәгатьтә эшли башлады. Алар 21.00 сәгатьтә ябылачак.

Уфада Сайлау кампаниясе барышын күзәтү һәм сайлауларда тавыш бирү буенча иҗтимагый штабның Ситуация үзәге эшли. Ул – сайлау процессының ачыклыгын һәм гаделлеген тәэмин итү, шулай ук республика өчен мөһим көннәрнең берсендә гражданнарга һәм күзәтүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен мөһим инструмент, диләр республиканың Иҗтимагый палатасында. Ситуация үзәге тавыш бирү көнендә 7.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшли. Аңа мөрәҗәгать итүчеләр сайлау законнары мәсьәләләре буенча юристлардан консультацияләр ала алачак.

Call-үзәк белән элемтә өчен +7 (347) 280-82-36 телефоны эшли, шулай ук электрон почта да бар: nabludatel102@mail.ru.

Ситуация үзәге базасында сайлауларны иҗтимагый күзәтүчеләр өчен +7-993-136-22-76 номеры буенча аерым “кайнар линия” эшли.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас