Барлык яңалыклар
Сайлау
14 сентябрь 2025, 17:12

Сайлаулар инцидентларсыз уза

Җәмәгать күзәтүчеләреннән штабка айлаулар уздыру барышы турында мәгълүмат белән 400дән артык хәбәр килгән. Хәзерге вакытка сайлау законнарын бозулар теркәлмәгән. Штаб базасында эшләүче "Кайнар линия"гә тавыш бирү участокларының урнашу урыны һәм эш графигы турындагы сораулар белән берничә шалтырату кергән.

Сайлаулар инцидентларсыз уза
Сайлаулар инцидентларсыз уза

Иртәдән башлап Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб вәкилләре җирле үзидарә органнарына депутатларны сайлау кампанияләре уза торган 3 районда эшли. Мобиль төркем әгъзалары күзәтүчеләр һәм аккредитация узган массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен урыннар әзерләүгә, тавыш бирү бинасында процессны оештыруга, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен һәркем файдалана алырлык булуга игътибар иттеләр.

Җәмәгать штабының мониторинг төркеме әгъзасы Юлия Картешко Белорет районында 8 сайлау участогы эшенә мониторинг үткәрде. Биредә Белорет шәһәре җирлегенең 7 чакырылыш Советына депутатлар сайлаулары узуы билгеле. 1294 һәм 1286нчы сайлау участокларында схема нигезендә сайлау участогы комиссиясе әгъзалары, күзәтүчеләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен җиһазлар һәм урыннар урнашуы үтәлгән. 1295, 1283 һәм 1285нче сайлау участокларында комиссиясе мөмкинлекләре чикле булган гражданнарга тавыш бирү өчен шартлар тудырылган, аларга ярдәмгә волонтерлар эшли. Башкортстанның Иҗтимагый палатасы әзерләгән күзәтүчеләр әлеге УИК әгъзалары белән гаризалар буенча өйдә тавыш бирергә чыгалар.

 

Сайлаулар инцидентларсыз уза
Сайлаулар инцидентларсыз уза
Автор:
Читайте нас