Барлык яңалыклар
Сайлау
14 сентябрь 2025, 15:08

“Сайлауга һәрвакыт бергә йөрибез”

Шулай диләр беренчеләрдән булып тавыш биргән Маликовлар.

Гөлия Шаһигалина.
Гөлия Шаһигалина.

Бүген Башкортстанда урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатларны төп һәм өстәмә сайлаулар уза. Республикада сайлау участоклары 7.00 сәгатьтә эшли башлады. Алар 21.00 сәгатьтә ябылачак.

Мәләвез шәһәрендәге 2550нче санлы участок сайлау комиссиясендә беренчеләрдән булып хезмәт ветераннары Гайфулла Фәткулла улы һәм Зәбидә Әхмәтхуҗа кызы Маликовлар тавыш биргән. Алар икесе дә 1941 елда туганнар дип яза “Путь Октября” гәзите. 

Маликовларның гаилә коруларына 65 ел булган. Алар тормыштагы кебек, сайлауларга да парлап килә. “Сайлауга һәрвакыт бергә йөрибез”, – дигәннәр Гайфулла Фәткулла улы һәм Зәбидә Әхмәтхуҗа кызы. Алар барысына да иминлек һәм тынычлык, көннәрнең уңышлы үтүен теләгәннәр.

Участок сайлау комиссиясе әгъзалары өлкәннәрне хөрмәт белән каршы алган.

Әйткәндәй, бу көнне участокта тавыш биргән беренче сайлаучыларга гражданлык җаваплылыгы өчен чәй һәм тәм-томнар тапшырганнар.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас