Бүген Башкортстанда урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатларны төп һәм өстәмә сайлаулар узды. Республикада сайлау участоклары 21.00 сәгатьтә ябылды.
Бердәм тавыш бирү көненә йомгак ясап, Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе, Башкортстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Данияр Абдрахманов җәмәгать контроле системасының нәтиҗәле эшләвен, ә сайлаулар тәртип бозуларсыз узуын билгеләде.
Иҗтимагый штабның Ситуация үзәге республикада иҗтимагый контроль инфраструктурасының мөһим өлешенә әверелде. Тавыш бирү көне дәвамында иҗтимагый штабның мобиль төркемнәре республиканың 30 сайлау участогында тавыш бирү барышын тикшерделәр, сайлауларның оешкан төстә һәм закон нигезендә узуын расладылар. Иҗтимагый мониторинг барышында техник җитешсезлекләр һәм хокук бозулар теркәлмәде.
Сайлауларда 800дән артык күзәтүче эшләде, алар тавыш бирүнең үтә күренмәлелеген һәм сайлау законнары үтәлешен контрольдә тотты, шулай ук социаль челтәрләрдә һәм “Бәйсез Иҗтимагый Мониторинг” порталында сайлаулар барышын актив яктырттылар.
“Безнең күзәтүчеләр бу бурычны уңышлы үтәде – алар объектив контрольне һәм җәмәгатьчелеккә вакытында мәгълүмат бирүне тәэмин иттеләр”, – диде Данияр Абдрахманов.
Күзәтүчеләр өчен “кайнар линия”гә мәгълүмати характердагы берничә шалтырату булган. Сорауларның күбесе сайлау участокларының урыннарын һәм номерларын, аларның эш графигын ачыклауга кагылган. Күзәтүчеләрдән тавыш бирү барышы турында 600дән артык хәбәр килгән. Хокук бозуларга шикаятьләр килмәгән. Шулай итеп, Башкортстанда муниципаль сайлаулар тыныч һәм үтә күренмәле шартларда узды, диләр экспертлар.
Башкортстан Фәннәр академиясенең Стратегик тикшеренүләр институты директоры, сәяси фәннәр кандидаты Владимир Савичев сүзләренчә, электораль кампания законнар һәм барлык легитимлык нормалары нигезендә тыныч үтте, бу сайлауларга барлык сәяси партияләр дә шактый профессиональ һәм җаваплы карады.
Сәясәт белгече, Башкортстан Фәннәр академиясенең Стратегик тикшеренүләр институты фәнни хезмәткәре Марат Сафин болай диде: “Тоташ ил федераль көн тәртибен күзәтеп торганда, халыкның иң мөһим мәсьәләләре нәкъ менә җирле дәрәҗәдә хәл ителә. Бу – безнең һәрберебезгә максималь якын булган хакимият дәрәҗәсе. Легитимлыкның төп индикаторы – ул гражданнарның ышанычы. Бу ышанычны без участоклардагы кешеләрнең реаль активлыгында күрәбез”.
Политолог, Уфа Фән һәм технологияләр университетының политология һәм җәмәгатьчелек белән элемтә кафедрасы өлкән укытучысы Арсен Шәяхмәтов фикеренчә, агымдагы сәяси көн тәртибе фонында муниципаль сайлаулар иҗтимагый кәефләрне сынау өчен мөһим коралга әверелә.