Бүген – Башкортстанда бердәм тавыш бирү көне. Сайлау участоклары 7.00 сәгатьтә ачылды, тавыш бирү 21.00 сәгатьтә тәмамлана.
Башкортстан территориясендә урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатларны төп һәм өстәмә сайлаулар уздырыла.
Төп сайлаулар Белорет һәм Бөре шәһәрләрендә (шәһәр җирлекләре Советлары депутатларын сайлау, барлыгы 40 мандат), шулай ук Йоматауда (Уфа районының Йоматау авыл советы җирлеге Советының җиденче чакырылыш депутатларын сайлау, 10 мандат) узачак.
Моннан тыш, шәһәр округлары, муниципаль районнар, шәһәр-авыл җирлекләре советлары депутатларын өстәмә сайлаулар булачак. Барлыгы 150 кампания барышында 239 депутат мандатын алмаштыру планлаштырыла.
Сайлауларда 652 кандидат теркәлгән, аларның 13е – махсус хәрби операция катнашучысы. Теркәлгән кандидатлар “Бердәм Русия”, КПРФ, ЛДПР, Гадел Русия – Хакыйкать өчен, “Яңа кешеләр”, “Гражданнар платформасы”, “ЯБЛОКО” сәяси партияләренең һәм “Опора России” иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәләре тарафыннан тәкъдим ителде. 34 кандидат үзен үзе тәкъдим итә.
Сайлауларны оештыруда һәм уздыруда 48 территориаль сайлау комиссиясе, 256 участок комиссиясе эшли. Видеофиксация һәм КОИБ чараларын куллану планлаштырылмый.
Бездә тавыш бирү бер көндә – 14 сентябрьдә – уза. Шул ук вакытта Башкортстан Республикасының Сайлаулар турындагы кодексына яршалы, җирле сайлауларда бердәм тавыш бирү көнендә нигезле сәбәпләр аркасында тавыш бирә алмаячак сайлаучылар вакытыннан алда – 3нән 13нче сентябрьгә кадәр – тавыш бирә алды.