Барлык яңалыклар
Сайлау
12 сентябрь 2025, 22:37

20 төбәктә губернатор сайлыйлар

Бүген илдә бердәм тавыш бирү көне башланды.

Белорет районының участок сайлау комиссиясе.
Белорет районының участок сайлау комиссиясе.

12-14 сентябрь көннәрендә илнең кайсыбер төбәкләрендә губернаторларны, төбәк парламентлары җитәкчеләрен һәм башка вазифаи затларны сайлаулар үтә.

Атап әйткәндә, 20 төбәк башлыгын, шулай ук законнар чыгару җыелышларына 11 депутат, муниципалитет башлыкларын, шәһәр һәм авыл советлары депутатларын сайлаячаклар.

Барлыгы 5 меңнән артык сайлау кампаниясе үткәреләчәк, аларда 55 миллионга якын кеше катнашачак. Моннан тыш, 24 субъектта якынча 20 миллион сайлаучы дистанцион электрон тавыш бирүдә катнаша алачак.

Русиянең 37 төбәгендә сайлаулар – өч көн, тагын берсендә – ике көн дәвамында, ә калганнарында бары 14 сентябрьдә генә узачак.

Башкортстандагы муниципаль сайлауларга 659 кандидат теркәлгән, аларның 622се – 8 партиядән һәм 37се – үз-үзен тәкъдим итүчеләр, диләр республиканың Үзәк сайлау комиссиясеннән. Бу көнне 150 сайлау кампаниясе узачак, аларда район, шәһәр һәм авыл советларына 239 депутат сайлау планлаштырыла.

Бездә тавыш бирү бер көндә – 14 сентябрьдә – уза. Шул ук вакытта Башкортстан Республикасының Сайлаулар турындагы кодексына яршалы, җирле сайлауларда бердәм тавыш бирү көнендә нигезле сәбәпләр аркасында тавыш бирә алмаячак сайлаучылар вакытыннан алда – 3нән 13нче сентябрьгә кадәр – тавыш бирә ала.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас