Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Бердәм тавыш бирү көнендә сайланган төбәк башлыклары белән очрашу уздырды.
Ул чарада катнашучыларны Русия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре вазифаларына сайланулары белән котлады.
– Сайлау нәтиҗәләре сезгә югары ышаныч булуы, кешеләрнең, төбәкләрдә яшәүчеләрнең эш нәтиҗәләрен күрүләре, киләчәктә яхшы якка үзгәрешләргә өметләрне сезнең белән бәйләүләре турында сөйли, – диде Владимир Путин. – Аеруча шуны ассызыклыйм: гамәлдәге башлыклар да, күптән түгел эшкә керешкән һәм бу вазифаларны вакытлыча башкаручылар да ышанычлы җиңү яулады.
Сайлаулар ачык конкурентлык көрәше шартларында узды дип билгеләде ил җитәкчесе. Бердәм тавыш бирү көнен үткәрү тарихында сайлаучыларның тавыш бирү активлыгы иң югары булуына да басым ясады ул. Шулай ук җәмгыятьнең хакимияткә, шул исәптән төбәк хакимиятенә карата таләпләре гадел үсә, диде.
– Сездән ил һәм аның гражданнары мәнфәгатьләрен тулысынча кайгыртып эшләү, кешеләр белән ачык, гадел, даими диалогка әзер булу, барлык йөкләмәләрнең һичшиксез үтәлүе, төбәкләрнең социаль-икътисадый үсешенә, тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән конкрет гамәлләр көтелә, – дип әйтте Владимир Путин.
Исегезгә төшерәбез, 6-8 сентябрьдә бездә Башкортстан Башлыгы сайланды. Төбәкнең гамәлдәге җитәкчесе Радий Хәбиров 80,21 процент тавыш җыйды. Аның кандидатурасын республиканың 1,724 миллионнан артык сайлаучысы хуплады.