Барлык яңалыклар
Сайлау
12 сентябрь , 18:06

Сергей Лаврентьев: "Инаугурация - ул хакимиятнең законлылыгын игълан итү"

Сергей Лаврентьев: "Инаугурация - ул хакимиятнең законлылыгын игълан итү"
Сергей Лаврентьев: "Инаугурация - ул хакимиятнең законлылыгын игълан итү"

Бүген Уфада БР Дәүләт Җыелышы бинасында республиканың яңа сайланган Башлыгы Радий Хәбировның инаугурациясе булды. Сәясәт белгече, тарих фәннәре кандидаты Сергей Лаврентьев фикерен җиткерде.

- Инаугурация — республикабызны үстерү турында сөйләүче ниндидер символик ишарә яки озак вакытлы сайлау процессында ниндидер йомгаклау этабы гына түгел, - дип билгеләде ул. - Инаугурация җәмгыять һәм дәүләт өчен зур әһәмияткә ия, ул беренчесенең срогы тәмамлануны һәм икенчесенең срогы башлануны аңлата. Бу хакимиятнең законлы булуын, ул үзенә сайлаучы биргән вәкаләтләрне үз өстенә алуын һәм икенче срокның отчеты башлануын игълан итү. Инаугурация сайлауларда игълан ителгән программаны гамәлгә ашыруга старт бирде.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Башлыгы сайлаулары  6-8 сентябрь көннәрендә узды.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: