Экспертлар бәяләвенчә, быелгы һәм шулай ук 2019 елгы сайлауларда сайлаучылар якынча бер нисбәттә булган. 2019 елда ул 71,8 процент булса, быелгысында 69,18 процент тәшкил иткән.
Сайлау кампаниясе тыныч үткән.
2019 еллардан аермалы буларак, быел Радий Хәбировның дебатларда катнашырга вакыты җитмәгән. Сайлау алды кампаниясе барган мәлдә республика өчен яңа милли проектлар формалаштыруга тәкъдимнәргә әзерләргә кирәк булган. Бу җаваплы эшнең иң кызган вакыты августка туры килгән.
Быелгы сайлауларның аермалы сыйфаты - төрле партияләрдән булган кандидатларның программалары уртаклыгы. Аларның барысы да демография, социаль мәсьәләләр кебек көнүзәк мөһим темаларга игътибар юнәлткән. Аермалык бары тик аларны тормышка ашыру юлларында гына. Сәяси экспертлар шулай ук быелгы кандидатларның программаларының 2019 елга караганда ныграк уйланылган булуын билгеләде.