Кичә, 8 сентябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Иҗтимагый ярдәм штабына барды. Төбәк җитәкчесе сайлау алды кампаниясе чорында оештырган эшләре өчен активистларга рәхмәтләрен җиткерде. 6 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр Башкортстанда республика Башлыгын, шулай ук районнардагы җирле советлар депутатларын һәм 54нче Уфа бер мандатлы округы буенча төбәкнең Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатын сайлаулар узды.
– Республикада сайлаулар бик оешкан төстә узды, сайлауга килүчеләр саны 70 проценттан артып китте. Тавышларны санау бара инде, тиздән тавыш бирү нәтиҗәләре игълан ителәчәк, – диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. –Без Башкортстан халкына бу катлаулы чорда туган республикага ышанганнары һәм аңа ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйтергә тиеш.
Төбәк башлыгы билгеләп үткәнчә, алдагы биш елда Башкортстанның идарә итү командасы ил һәм республика файдасына нәтиҗәле хезмәт куйган.
– Без бергә зур юл үттек, җитди сынауларны кичердек. Безнең идеяләребезне уртаклашуыгыз һәм республиканың ничек үсәргә тиешлеге турындагы уй-фикерләрегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм, –дип ассызыклады төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. – Без эшләгән бар нәрсә дә кешеләрнең тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән иде. Башкортстан илебезнең терәк төбәге булып калсын өчен. Без бу бурычны үтәдек һәм башкарылган эш белән горурлана алабыз, дип саныйм.
Иҗтимагый ярдәм штабы активистлары белән аралашканда Башкортстан Башлыгы шулай ук республиканың алга таба үсешенең өстенлекләре турында сөйләде.
– Киләсе бишьеллык республиканың идарә итү командасы өчен җиңел булмаячак. Бу шул исәптән махсус хәрби операциягә ярдәм итү һәм катлаулы макроикътисади шартлар белән бәйле. Моннан тыш, халык хакимияткә, үткәрелә торган социаль сәясәткә җитди таләпләр куя, – диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. – Без федераль үзәк белән багланышларны җайга салдык, зур проектлар кысаларында эшләргә өйрәндек, Башкортстан Хөкүмәтенең нәтиҗәле структурасын төзедек. Шул ук вакытта киләчәктә игътибарны һәр кешенең язмышына юнәлтергә кирәк. Моның өчен барлык дәрәҗәләрдә дә системалы эш кирәк. Көчебезне берләштереп кенә алга бара алачакбыз.
Чыганак: glavarb.ru