Барлык яңалыклар
Сайлау
9 сентябрь , 17:04

Кем күпме тавыш җыйды?

Сайлауның якынча нәтиҗәләре билгеле. 

cityopen.ru
cityopen.ru

Сайлау көннәре үтеп китте. Тавышлар саналды. Сайлауның якынча нәтиҗәләре билгеле.

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов әйтүенчә, республикада сайлаучыларның 72,34 проценты тавыш биргән.

– Тавыш бирү көннәрендә сайлау участокларында 11 873 күзәтүче булды, аларның 461е – кандидатлардан, 5 719ы – сәяси партияләрдән, 5 693е – җәмәгать контроле субъектларыннан, – диде ул.

Шулай итеп, Башкортстан Башлыгын сайлау буенча нәтиҗәләр түбәндәгечә:

- Хәбиров Радий Фәрит улы 80,21% тавыш җыйды, аның өчен 1 724 962 кеше тавыш бирде;

- Сухарев Иван Константинович 4,98% тавыш җыйды, аның өчен 107 127 кеше тавыш бирде;

- Нагорный Владимир Александрович 4,26% тавыш җыйды, аның өчен 91 585 кеше тавыш бирде;

- Шәйнуров Артур Альберт улы 6,95% тавыш җыйды, аның өчен 149 492 кеше тавыш бирде;

- Тимерҗанов Илшат Марат улы 2,60% тавыш җыйды, аның өчен 55 973 кеше тавыш бирде.

Исегезгә төшерәбез: 6, 7, 8 сентябрь Башкортстанда Бердәм тавыш бирү көне булды. Тавыш бирү өч көн дәвам итте.

Бу көннәрдә Башкортстан Башлыгын сайладык. Моннан тыш, Уфа районында Дәүләт Җыелышы депутатын өстәмә сайлаулар узды. Күп кенә шәһәр һәм районнарда урындагы советларга депутатлар сайланды.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: