Барлык яңалыклар
Сайлау
9 сентябрь , 17:57

Алар өч көн буе күзәттеләр

Сайлауларда бу юлы да, гадәттәгечә, җәмәгать күзәтүчеләре эшләде.

Сайлауларда бу юлы да, гадәттәгечә, җәмәгать күзәтүчеләре эшләде.

Башкортстанның Иҗтимагый палатасы рәисе, республикада Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе урынбасары Данияр Абдрахманов әйтүенчә, бу юлы 13 меңнән артык күзәтүче әзерләнгән. Күзәтүчеләр өчен укулар үткәрелгән, форум оештырылган. Аларны сайлау участокларында килеп туарга мөмкин булган четерекле хәлләрдә үзләрен ничек тотарга өйрәткәннәр.

– Безнең күзәтүчеләр профессиональ яктан ныклы әзерлекле. Күбесе – инде берничә сайлауда катнашкан тәҗрибәле кешеләр, – диде ул.

Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе Лида Исаргакова әйтүенчә, Русия Үзәк сайлау комиссиясе Башкортстандагы сайлауларга югары бәя биргән.

– Илнең Үзәк сайлау комиссиясенә республикадан бер генә шикаять тә килмәде, һәм монда иҗтимагый күзәтүчеләрнең дә хезмәте зур, – диде ул “Башинформ”да узган матбугат конференциясендә. – Иҗтимагый күзәтүчеләр – сайлау процессының законлылыгын, ачыклыгын һәм үтә күренмәлелеген тәэмин итәргә ярдәм иткән әзерлекле, өйрәтелгән кешеләр. Һәм бүген инде үз бурычыбызны үтәдек дип әйтә алабыз. Безнең алда торган максат сайлау процессының законлылыгын тәэмин итү иде һәм без моңа ирештек. Сайлауларда хокук бозулар теркәлмәде.

Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб эксперты Максим Беляев сүзләренчә, күзәтүчеләрне заманча технологияләр ярдәмендә укытканнар.

– Алар көнкүреш бәхәсләрен җайга салудан алып, сәяси бәхәсләргә юл куймауга кадәр өйрәнде. Стресслы хәлләрдән чыгу юлларын да беләләр, – дип бәян итте Максим Анатольевич.

Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб әгъзасы Рита Некрасова сайлау көннәрендә Сибай шәһәрендә эшләгән.

– 17 сайлау участогында булдым. Сибай – әллә ни зур шәһәр түгел. Һәр өченче кеше бер-берсен белә дип әйтергә була. Шуңа сайлауга килгән кешеләрнең бер-берсен бәйрәм белән котлауларын күрдем, һәр җирдә бәйрәм рухы сизелде, – диде ул.

Соңгы ел ярымда өч зур сайлау кампаниясе узды. Хәзер бер тын “тәнәфес” булачак. Бүген иҗтимагый күзәтүче булып эшләгәннәр – халык ышанычын яулаган кешеләр, һәм алар җәмәгать тормышында актив катнашуларын дәвам итәр, мөгаен, дигән ышанычта Иҗтимагый палата вәкилләре. Һәм аларны киләчәктә үтәчәк сайлауларда күрергә исәп тоталар.

Әйтергә кирәк, иҗтимагый күзәтүчеләр –  җәмәгать башлангычларында эшләүчеләр. Алар үз хезмәтләре өчен акча алмый.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: