Иҗтимагый күзәтүчеләр бүген өченче көн участок сайлау комиссияләрендә эшли.
Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб әгъзасы Рита Некрасова, Иҗтимагый матбугат үзәге белән туры элемтәгә чыгып, Сибай шәһәрендәге 636нчы санлы сайлау участогында тавыш бирү барышы белән танышкан.
– Бүген иртән үк сайлау участогында җанлылык сизелә. Кешеләр тавыш бирергә килә, күпләр гаиләләре белән килә. Барысы да штат режимында эшли, – диде ул.
Аның әйтүенчә, биредә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен обереглар тегү буенча мастер-класс оештырылган. Тавыш бирергә килүчеләр бу эшкә дә үз өлешен кертә.
– Бүген иртәнгә сайлаучыларның 42 проценттан артыгы тавыш биргән. Биредә шулай ук шәһәр советы депутатлары өчен дә тавыш бирәләр, – дип белдерде Рита Некрасова.