Иҗтимагый матбугат үзәгендә Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлауда сайлау компаниясе барышын тикшерү буенча Иҗтимагый штаб җитәкчесе Лида Сәгыйть кызы Исаргакова һәм штабның Кушнаренко районындагы вәкиле Айгөл Фәрит кызы Файзуллина сайлау барышы турында бәян итте.
- Әле генә Кушнаренко районыннан кайттык, - диде Лида Сәгыйть кызы. – Башкортстанда ярты ел саен сайлаулар үтә. Күзәтүчеләр әзерлекле. Барлык участокларда да безнең күзәтүчеләр эшли. Яшьләрнең актив булуы күзәтелә, сораулар бирә, аралашабыз, сайлаулардан читтә калмыйлар. Бәхеткә, бер хокук бозу очрагы да теркәлмәде.
- Сайлауларда дустанә мохит, - ди Айгөл Фәрит кызы. –Без көн саен сайлау участокларында йөредек. Авылларда, районнарда сайлау бәйрәм рәвешендә үтә, кемдер бу көнне никахка керә, беленнәр пешереп, ярминкәләр үткәрәләр. Олылар өчен чәй табыннары әзерләнгән. Картәниләренә, картәтиләренә ияреп килгән балалар, оныклар өчен сайлау көне бәйрәм булып хәтерләренә уелып кала. Очрашалар, сөйләшеп утыралар. Һәр сайлау участогында ниндидер кызыклы яңалык бар. Милли костюмнар кигәннәр, концерт номерлары белән үрелеп бара.