Барлык яңалыклар
Сайлау
8 сентябрь , 20:39

Сайлау участоклары ябылды

Тавышларны санау башланды.

sobkor02.ru
sobkor02.ru

Башкортстанда 8 сентябрьдә, республика Башлыгын сайлауның өченче һәм соңгы көнендә, Уфа вакыты белән 20.00 сәгатьтә барлык сайлау участоклары ябылды. Якшәмбе уртасына төбәк буенча сайлауларда тавыш бирүчеләр саны 64 процент тәшкил итте.

Исегезгә төшерәбез: 6, 7, 8 сентябрь Башкортстанда Бердәм тавыш бирү көне булды. Тавыш бирү өч көн дәвам итте. Участоклар иртәнге 8.00дән кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшләде.

Бу көннәрдә без республика Башлыгын сайладык. Моннан тыш, Уфа районында Дәүләт Җыелышы депутатын өстәмә сайлаулар узды. Күп кенә шәһәр һәм районнарда урындагы советларга депутатлар сайланды.

Хәзер инде сайлау участкларында тавыш бирүне санау башланды. Нәтиҗәләре тиздән билгеле булачак.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: