Бүген, Башкортстанда сайлауның өченче көнендә, “Рәхмәт-2024” акциясе вәкилләре Иҗтимагый матбугат үзәгендә “Призлар төне” булачак дип хәбәр итте.
– Әлегә 4 уйнату узды: 6 сентябрьдә – ике, 7 сентябрьдә – ике уйнату. Бүләкләр арасында квадроцикллар, мотоцикллар, офис, көнкүреш техникасы, телевизорлар, робот-тузан суырткычлар, акыллы колонкалар бар. Бүген шулай ук ике уйнату узачак. Ә кичен 21.00 сәгатьтә бездә “Призлар төне” башлана. Анда инде республикабызның һәр почмагына кадәр барып җитәчәк суперпризлар булачак, – диде “Рәхмәт-2024” акциясен оештыру комитеты вәкиле Римма Бикмурзина.
Аның әйтүенчә, ике көн эчендә тоташ республикадан 130лап җиңүче билгеләнгән.
Әйткәндәй, приз отучыларга салым түләргә туры киләчәк. Римма Бикмурзина приз бәясе җиңүче белән төзелә торган килешүдә күрсәтелә, аның нигезендә салым исәпләнә, дип аңлатты.