Барлык яңалыклар
Сайлау
8 сентябрь , 09:19

“Өлкәннәр якшәмбе көн тавыш бирергә гадәтләнгән”

Башкортстанда тавыш бирүнең үз үзенчәлекләре бар, ди Лида Исаргакова.

“Өлкәннәр якшәмбе көн тавыш бирергә гадәтләнгән”
“Өлкәннәр якшәмбе көн тавыш бирергә гадәтләнгән”

Бүген Башкортстанда сайлауларның соңгы – өченче – көне.  

Иҗтимагый матбугат үзәгенең дә өченче эш көне башланды. Бүген дә иң беренче спикер Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе Лида Исаргакова булды. Ул республика Башлыгын сайлау барышы турында соңгы мәгълүматны җиткерде.

– Безнең күзәтүчеләр 200гә якын участокта булды, хокук бозулар теркәлмәде. Кайдада яхшы мохит, бәхәсләр юк, – дип билгеләде штаб җитәкчесе. – Башкортстанда тавыш бирүнең үз үзенчәлекләре бар, кешеләр тавыш бирергә ялгызы гына түгел, ә гаиләләре белән, балалары белән киләләр. Безнең сайлаучының портреты – ул гаилә кешесе. Милли үзенчәлек тә күп сайлауларда, кемдер милли киемнәрдә килә. Тавыш бирүчеләр арасында яшь парлар да күп.

Лида Исаргакова әйтүенчә, социаль челтәрләрдә 12 мең пост урнаштырылган, аларның барысы да мәгълүмати характерда. Җәмәгать күзәтүчеләре сайлаучыларның югары мәдәниятле булуын да билгели.

– Бүген сайлау уастокларына өлкән буын вәкилләре көлүен көтәләр, чөнки алар якшәмбе көн тавыш бирергә гадәтләнгән, – дип нәтиҗә ясады эксперт.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: