Үзәк сайлау комиссиясе сәркәтибе Марина Долматова әйтүенчә, бүген 15.00 сәгатькә Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлауга исемлектәге сайлаучыларның 64 проценты үз тавышын биргән. Уфа шәһәрендә сайлаучыларның 61 проценты үз хокукы белән файдаланган. Республика буенча иң актив сайлаучылар Әлшәй, Благовар, Аскын, Бакалы, Балтач, Бишбүләк, Ярмәкәй, Зианчура, Кыйгы, Миякә, Салават, Стәрлебаш, Федоровка, Чакмагыш, Шаран, Яңавыл районнарында булуы ачыкланган.
Беренче тапкыр сайларга 39 мең 297 кеше килгән, 267 сайлаучыга сайлау көннәрендә 18 яшь тулган. Иң олы сайлаучының Зианчура районында яшәве билгеле, аңа 113 яшь. 100 яшьтән олырак 305 кеше яши, диде Марина Борисовна. 80 яшьтән олы булганнарның саны 118 мең 298 кеше.
Статистикага күз салсак, сайлау комиссияләрендә нигездә хатын-кызлар эшли. Аларның саны 22 мең 87, икенче төрле әйткәндә 79,14 процент тәшкил итә.
Брифингның темасы- сәламәтлекләре чикләнгән сайлаучыларның да сайлауларда катнашуы булды. Республикада 233 меңнән артык кеше күрү, ишетү һәм хәрәкәтләнү буенча инвалидлыкка ия. Республикада сайлау участокларының 90 проценты беренче катта урнашкан, әмма икенче катта калучы участоклар да бар икән. 32 районда участокларның барсы да беренче катта урнашкан.