Иҗтимагый күзәтүче-блогерлар бүген өченче көн участок сайлау комиссияләрендә эшли.
Ольга Юдина, Иҗтимагый матбугат үзәге белән туры элемтәгә чыгып, Дәүләкән районының 1718нче санлы сайлау участогындагы тавыш бирү барышы белән таныштырды.
– Сайлаучылар килә, тавыш бирәләр. Участокта музыка уйный, бәйрәм мохите таралган. Барысы да штат режимында эшли. Алдагы ике көндә һәм бүген әлегә хокук бозулар теркәлмәде. Гомумән, әйткәндә, барысы да яхшы, – диде ул.
Аның әйтүенчә, соңгы мәгълүмат буенча, сайлаучыларның 60 проценты тавыш биргән.
– Бездә кичке 18.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш бирүчеләр бар. Сайлау комиссиясе әгъзалары аларны белә һәм бүген кич көтеп кала, – дигән теләген җиткерде күзәтүче-блогер.