Барлык яңалыклар
Сайлау
8 сентябрь , 12:20

“Балачакка кайткандай булдык”

Милли оешмалар вәкилләре сайлауларда бердәм катнашкан. 

“Балачакка кайткандай булдык”
“Балачакка кайткандай булдык”

Бүген Иҗтимагый матбугат үзәгендә милли оешмалар вәкилләре сайлауларда ничек катнашулары турында бәян итте.

Башкортстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Эльмира Рәдиф кызы Саматова, чуваш халкының телен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча “Канаш” төбәк иҗтимагый оешмасы вәкиле Ирина Витальевна Сухарева, Дагыстан милли мәдәниятенең Башкортстан иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Мөхәммәтхәбиб Мөхәммәттаһир улы Солтанмөхәммәтов – барысы бертавыштан сайлауларда беренче көнне үк тавыш бирүләре турында сөйләде.

– Сайлауның беренче көнендә үк коллективыбыз белән барып тавыш бирдек, – диде Эльмира Саматова. – Сайлау участогында бәйрәм рухы иде. Беләсезме, без балачакка кайтып килгән кебек булдык. Һәркем, балачагын искә алып, әти-әниләренең сайлауларга йөрүен искә төшерде. Хатирәләрне яңарттык.

Ирина Сухарева белән Мөхәммәтхәбиб Солтанмөхәммәтов та сайлауның беренче көнендә үк тавыш биргәннәр. Мондый җитди вакыйгадан читтә калганыбыз юк, диде алар.

Эльмира Рәдиф кызы сайлауларга милли костюмнарда баруларын да сөйләде. “Милли кием тирә-яктагыларның да кәефен күтәрә, үзгә хисләр тудыра”, – диде ул.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: