6, 7, 8 сентябрь – Башкортстанда Бердәм тавыш бирү көне. Бүген – 8 сентябрь – сайлауның өченче көне.
Бу көннәрдә без республика Башлыгын сайлыйбыз. Моннан тыш, Уфа районында Дәүләт Җыелышы депутатын өстәмә сайлаулар уза (элеккесе мандаттан баш тартты һәм ел буе мандат буш торды). Күп кенә шәһәр һәм районнарда урындагы советларга депутатлар сайлана. Барлыгы 1774 мандат алыштырылачак.
Исегезгә төшерәбез: республика Башлыгына кандидатларның рәсми исемлегенә Радий Хәбиров (“Бердәм Русия”дән), Иван Сухарев (“ЛДПР”), Владимир Нагорный (“Гадел Русия”), Артур Шәйнуров (КПРФ) һәм Илшат Тимерҗанов (“Яңа кешеләр”) керде.
Тавыш бирү өч көн дәвам итә. Тәҗрибә күрсәтүенчә, сайлау өчен өч көн булу бик уңайлы, диләр оештыручылар. Участоклар иртәнге 8.00дән кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Бүген иртәнге 8.00 сәгатьтә 3302 сайлау участогы үз ишекләрен ачты (аның берсе Мәскәү шәһәрендә).
Тавыш бирүгә кагылышлы сораулар яки мөрәҗәгатьләр булса, Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар линиясенә шалтыратырга мөмкин, номеры – 8-800-347-54-54.