Барлык яңалыклар
Сайлау
8 сентябрь , 11:42

“Аларга үз фикерен белдерү бик мөһим”

Сәламәтлек мөмкинлеге чикле кешеләр һәрвакыт каршылыкларны җиңеп яшәргә өйрәнгән, – ди Булат Сафин.

“Аларга үз фикерен белдерү бик мөһим”
“Аларга үз фикерен белдерү бик мөһим”

Бүген республикада инвалид сайлаучыларга үз тавышларын бирү өчен бар шартлар да булдырылган, диделәр бүген Иҗтимагый матбугат үзәгендә үткән брифингта.

Башкортстанның “Иҗтимагый тормыш үзәге” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, күрү буенча I төркем инвалид Булат Әнвәр улы Сафин әйтүенчә, күрү буенча сәламәтлекләре чикле яки сукыр тавыш бирүчеләр өчен 5 махсус сайлау уастогы бар.

– Әмма мин бу юлы яшәгән урын буенча гади сайлау участогын бардым. Башта шалтыратып әйттем. Килегез, диделәр. Волонтер мине чыгып каршы алды. Бернинди каршылыксыз тавыш бирдем. Күп инвалидалр гадәттә өйдә тавыш бирә,  – дип бәян итте ул.

Аның әйтүенчә, гомумән, инвалидлар тавыш бирүдә актив катнаша.

– Сәламәтлек мөмкинлеге чикле кешеләр һәрвакыт каршылыкларны җиңеп яшәргә өйрәнгән. Һәм аларга, сайлауда катнашып, үз фикерен белдерү бик мөһим. Алар өчен төп проблема – эчке каршылык. Шушы эчке психологик каршылыкны җиңәргә кирәк. Монда инде җәмгыятьнең дә роле бар, – диде Булат Әнвәр улы.

Әйткәндәй, Башкортстанда 8 мең сайлаучы – күрү буенча, 13 меңе ишетү буенча инвалид дип санала.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: