Хәйбулла районының Акъяр авылыннан 101 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Фәтхулла Юламанов сайлауга үзе килде, дип яза “Хәйбулла хәбәрләре” басмасы.
Фәтхулла Юламанов – бүген районда иң өлкән ветеран. Ул 1923 елда Акъяр авылында күп балалы гаиләдә туа. 1942 елның 5 мартында ул армиягә алына. Җәяүләп Сталинградка кадәр барып җитә, Донны кичеп чыга. Каты сугышларның берсендә аягы һәм башы авыр җәрәхәтләнә, госпитальдә дәвалана.
Кызганычка каршы, аның өенә кайту юлы бик озын һәм авыр булып чыга. Туган авылы Акъярга ул 1954 елда гына кайта. Шул ук елны Фәтхулла Әһлиулла улы Гәүһәр Абдулла кызына өйләнә. 58 ел бергә яшәп, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген аларның сигез оныгы һәм биш оныкчыгы бар.
Лаеклы ялга чыкканчы Фәтхулла Әһлиулла улы авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли.
– Сайлауларда һәрвакыт катнашам. Үткән сайлауда өйдә тавыш бирергә туры килде, – ди ветеран, – Әмма бүген үзем участокка килергә булдым, чөнки Башкортстан Башлыгын сайлыйбыз. Сайлаулардан илдә, республикада иминлек көтәм, күк йөзе тыныч булсын.