Уфада “Башкортстан Башлыгын сайлаулар – 2024” иҗтимагый матбугат үзәгендә эш кайный.
Иҗтимагый матбугат үзәгендә сәяси фәннәр кандидаты, УДНТУ доценты Артур Сөләйманов сайлаулар барышына кагылышлы үз фикерләре белән уртаклашты. Сайлаучыларның гаиләләре белән килүләрен ассызыклады ул.
-Сайлаулар уңайлы, конструктив һәм дустанә мөнәсәбәттә үтә. Социаль челтәрләрне анализлап, мин кешеләрнең сайлауга зур гаиләләр белән килүен аңладым. Бу социаль заказ түгел, бу аларның үз теләге һәм сайлавы. Бу ил күләмендә формалашкан сәяси гражданлык культурасы факторы булып тора да инде. Барысы да бу сайлауларның алдагы биш елда республиканың ничек яшәячәгенә, үсешәчәгенә йогынты ясаганын яхшы аңлый.
Сәясәтче сайлауга килүчеләрнең саны югары булуын да билгеләп китте- 70 проценттан күбрәк. Моңа сайлауларның 3 көн рәттән баруы да булышлык итә.