Барлык яңалыклар
Сайлау
7 сентябрь , 16:35

“Тормышта актив булырга кирәк”

Башкортстанның танылган мәдәният эшлеклеләре сайлауларда ничек тавыш бирде?

“Тормышта актив булырга кирәк”
“Тормышта актив булырга кирәк”

     Башкортстанның танылган шәхесләре, мәдәният эшлеклеләре сайлауларда актив катнашты. РСФСРның халык, Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров 3нче гимназиянең сайлау участогында тавыш бирде. "Республикабыз җитәкчесе кешеләр, яшьләр, төзекләндерү турында уйлаучы, эшләүче кеше булырга тиеш. Яшьләрне сайлауларга барырга чакырам. Бу бик җаваплы көн", - диде ул.

    Күренекле курайчы, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, яңа оешкан дәүләт курайчылар ансамбле җитәкчесе Азат Аеткулов кайчандыр үзе укыган Уфа сәнгать училищесындагы сайлау участогына хатыны Фәния Сабирҗан кызы белән бергә килде.

     "Без хатыным белән сайлауларга һәрвакыт бергә киләбез, бу безнең изге бурычыбыз – сайлауларда катнашу. Тормышта гомумән актив булырга кирәк. Бу сайлау гына түгел, киләчәк үсеш өчен мөһим адым. Шуңа күрә мин Башкортстанның якты киләчәге өчен тавыш бирдем”, – диде ул.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: