-4 °С
Болытлы
Салават районының Яңгантау авылында 2816нчы сайлау участогында Гыйбадуллиннарның уникаль гаиләсе тавыш бирде.
Эш шунда, ир белән хатын ике пар игезәк тәрбиялиләр: кызлары Айсылу һәм Айгүзәл, уллары Илназ һәм Алмаз – әти-әниләренең шатлыгы һәм горурлыгы. Балалар сайлауларга әти-әниләре белән бергә килде. Гаилә Комсомол авылында яши.
Гаилә башлыгы Вадим җирле шифаханәдә эшли, хатыны Алсу - балалар бакчасында тәрбияче. Башкортстан башлыгын сайлау көннәрендә Алсу ханым - 2816нчы сайлау участогында комиссия әгъзасы да.