Барлык яңалыклар
Сайлау
7 сентябрь , 12:13

Сайлаулар югары дәрәҗәдә үтә

Иҗтимагый матбугат үзәгендә эш дәвам итә: бүген биредә Башкортстан Республикасы  Башлыгын сайлауның нинди дәрәҗәдә оештырылуы уңаеннан  экспертлар  һәм политологлар үзләренең фикерләре белән уртаклаша.

Сайлаулар югары дәрәҗәдә үтә
Сайлаулар югары дәрәҗәдә үтә

Иҗтимагый матбугат үзәгендә эш дәвам итә: бүген биредә Башкортстан Республикасы  Башлыгын сайлауның нинди дәрәҗәдә оештырылуы уңаеннан  экспертлар  һәм политологлар үзләренең фикерләре белән уртаклаша.

   Сәясәт фәннәре кандидаты , Уфа Фән һәм технологияләр университеты доценты Кирил Владимирович Фадеев та килде бүген матбугат үзәгенә һәм сайлауның ничек баруы уңаеннан үзенең фикерләре белән уртаклашты.

   -Мин үзем сайлауның беренче көнендә сайладым, шулай күнегелгән,- диде Кирил Фадеев.- Башкортстан халкы һәрвакыт үзенең җаваплылыгы, оешкан булуы белән аерылып тора. Бу традиция бездә инде күптән формалашкан һәм бүген дә уңышлы дәвам итә.

   Сайлауның беренче көнендә, гадәттә, халык арасында зуррак активлык күзәтелә. Ләкин хәзер сайлаулар 3 көн дәвам итә, шуңа да шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә сайлау участокларына кеше килү, гадәттә, өзелми. Әлеге мәлдә сайлаулар дәвам итә һәм сайлау участокларында бар да тыныч. Республика Башлыгын сайлау Башкортстанда яшәүче һәр кешенең тормышына кагыла. Халык республика белән идарә итәчәк җитәкчегә күп нәрсә бәйле булачагын аңлый һәм шуңа да сайларда актив катнаша.  

   Мин бу сайлауларда 80 проценттан артык халык үз тавышларын бирер дип ышанам.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: