Барлык яңалыклар
Сайлау
7 сентябрь , 18:49

"Рәхмәт, Башкортстан" акциясе турында беләсезме?

Сүз сайлау барышында барган “Рәхмәт” акциясе турында түгел!

"Рәхмәт, Башкортстан" акциясе турында беләсезме?
"Рәхмәт, Башкортстан" акциясе турында беләсезме?

Сүз сайлау барышында барган “Рәхмәт” акциясе турында түгел!

Безнең республикада 5 сентябрьдән 13 октябрьгә кадәр “Рәхмәт, Башкортстан!” акциясе уза. Республика көненә бик матур бүләк булачак чараны Регина Кадыйрова оештырган.

Акция шартларына ярашлы,  катнашырга теләүчеләр “Вконтакте”да “Алга, патриот!” төркеменә Башкортстанны, аның табигатен мактаган постлар юллый ала.  Иң матур, чагу пост урнаштыручылар арасында атна саен җиңүчеләр билгеләнә.

-Дүрт розыгрыш үткәрдек инде. Без җиңүчеләрне чәйгә чакырып, матур итеп бүләклибез. “Рәхмәтле постлар” төрле төбәкләрдән килә. Мәсәлән, Агыйделдән сквер, парклар матурлануы турында язсалар, ишембайлар шарлавыклары белән мактанды. Бу акциянең максаты - республиканың уңышлары турында халык хәбәрләре аша танышу. Бүгенге көнгә 250дән артык рәхмәт постлары җыелды. Иҗади конкурс та булды. “Рәхмәт, Башкортстан” җырда” дип аталды ул. Шулкадәр җыр җибәрерләр дип үзебез дә көтмәгән идек. 93 җыр, аншлаг булды ул! Катнашучылар төрле телләрдә җырлыйлар, әмма эчтәлек уртак, - дип сөйләде Регина Кадыйрова.

“Халык ике акөияне бутамыймы соң?” дигән сорауг ада җавап бирде спикер. Беренчедән,  “Рәхмәт, Башкортстан” күпкә алдарак башланган. Ә икенчедән, “Рәхмәт” акөиясе барганда “Рәхмәт, Башкортстан!” постларын урнаштыру туктап торды. Җиңүчеләрне бүләкләр көлә.  

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: